Имбирның дәвалау үзлекләре. **** Имбир авыртуны да баса, организмнан токсиннар чыгаруга да ярдәм итә. Ул шулай ук холестеринны үзләштерүгә комачаулый, аны организмнан чыгаруны көчәйтә. Имбир тамырын элек-электән үк салкын тиюдән һәм ашказаны бозылганда кулланганнар. Күптән түгел АКШның Джорджия штатында урнашкан университет биологлары шундый ачыш ясаганнар: имбирны көн саен куллану бик файдалы икән. **** Имбирның составындагы эфир мае да бик файдалы. Аны психика какшау, куркудан, үз-үзеңә ышаныч югалтудан, хәтер начараюдан, күңел төшенкелегеннән, агрессиядән, таяну-хәрәкәтләнү аппараты авырулары, артриттан, атроздан, буыннар катып калганнан кулланалар. Көз-кыш чорларында имбирның эфир маен салкын тию авыруларыннан дәвалану өчен файдаланалар. **** Имбир - диңгез авыруыннан котылу өчен бер дигән чара. Аны ашказаны һәм эчәк юллары какшаганда, баласызлыктан интеккәндә, көчле баш авыртуыннан, инфаркт кичергәннән соң, чуан чыгудан, астмадан һәм салкын тиюдән дәваланганда да файдаланалар.

Теги других блогов: имбирь дәвалау эфир мае